Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие үз-үзеңне изоляцияләү вакытын файдалы уздырырга чакырды

Шушы киеренке көннәрдә безнең һәммәбезгә өйдә калу, җаваплылык һәм сабырлык үрнәге күрсәтү бик мөһим, ди мөфти.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз-үзеңне изоляцияләү вакытын файдалы уздырырга чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үз-үзеңне изоляцияләү — куркыныч вирус таралуны киметүгә юнәлдерелгән кирәкле чара. Шушы киеренке көннәрдә безнең һәммәбезгә өйдә калу, җаваплылык һәм сабырлык үрнәге күрсәтү бик мөһим. Раббыбыз Үзенең Китабында: «Аллаһы сабыр итүчеләр белән бергә», — дип әйтә.

Камил Сәмигуллин изоляция чорында вакытны файдалы үткәрү өчен тәкъдимнәрен җиткерә.

1. Барыннан да элек, без өлкән яшьтәге әти-әниләребез, туганнарыбызны кайгыртырга, аларның өйдән чыгып китү хаҗәте булмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Әгәр сез алардан читтә яшисез икән, көненә берничә тапкыр шалтыратып хәлләрен белергә онытмагыз. Алар сезнең белән якынлыкны тоеп, аралашу өчен күрше-күлән, иптәшләр эзләүдән тыелып торачак.

2. Күбебезнең калган намазлары бар. Без, әлбәттә, Кыямәт көнендә бу мәсьәләдә соралачакбыз. Изоляция чорында барлыкка килгән вакыт намазларыбызны каза кылып укырга сәбәп булсын.

3. Әгәр сез тәҗвид кагыйдәләрен белсәгез, хәзер — Коръән хәтем кылу өчен иң яхшы мөмкинлек. Ә тәҗвидне белмәсәгез, ни өчен бу көннәрдә Аллаһының бөек Китабын укырга өйрәнмәскә ди? Коръәннең асылына, кыйммәтләренә төшенү өчен Нәзарәт Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен татар һәм рус телләрендә әзерләп чыгарды: аны https://www.huzurshop.ru/ сайтыннан читтән торып сатып алып була. Изоляция чорында әлеге китапларны укып чыгу файдалы булыр.

4. Тикшерелгән мөселман әдәбиятын нәзарәтнең Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсеннән бушлай файдаланырга һәм күчереп алырга була. Дини-илаһият һәм фәнни-популяр темаларга төрле мәкаләләр, ислам дөньясындагы яңалыклар белән Islam-Today.ru порталында танышырга мөмкин. Сезне, бәлки, @kamil_hazrat, @hafizlar, @usulhadis, @tatyaz, @daruliftatat кебек телеграм-каналлар да кызыксындырыр. Нәзарәт хәбәрләрен һәм соңгы карарларын http://dumrt.ru/ рәсми сайтта өйрәнергә була.

5. Чикләүләр вакытында ТР мөселманнары Диния нәзарәте бушлай онлайн-лекторий башлап җибәрде. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram челтәренең @MUSLIMMOL битендә туры эфирда төрле фәнни-популяр һәм дини темалар буенча ярты сәгатьлек дәресләр уздырылачак. Дәресләрнең эфирлары ТР Диния нәзарәтенең «Мусульманская молодежь» социаль бүлеге YouTube-каналында сакланачак. Бу мөмкинлектән дә файдаланыгыз!

6. «Яшь килен» һәм «I’MAN» проектлары лекцияләре шулай ук хәзер ZOOM платформасында бирелә.

7.Сезнең өчен Россиянең беренче мөселман телеканалы «Хозур ТВ» үз тапшыруларын дәвам итә. Аны сез кабель телевидениесе аша, шулай ук «Хузур ТВ» сайты һәм мобиль кушымтасында күзәтә аласыз.

8.«Азан» мөселман радиосы да сезнең өчен эшли. Аның эфиры интернетта трансляцияләнә: https://azan.fm/, шулай ук махсус кушымтасы да бар. Өй эшләре белән мәшгуль булган чакта тыңларга бик уңайлы. 

9. Әгәр югарыда саналган бу чыганаклар буенча сез үзегезнең дини сорауларыгызга җавап таба алмасагыз, безнең түләүсез «Даруль-ифта» мөселман call-үзәгендә 8-800-222-76-67 телефоны буенча бик теләп файдалы киңәшләр, тулы җаваплар бирәчәкләр.

10.Мин үзем скайп буенча шалтыратулар кабул итүне дәвам итәчәкмен. Минем белән элемтәгә сишәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр чыгарга мөмкин. Минем аккаунт: dumrt-kazan.

11.Бәлки, сез әлегә тулысынча татар телен белмисездер. Хәзер бу мәсьәләне хәл итәргә иң кулай вакыт. Татар телендә сез күп дин әһелләренең китапларын укый һәм хәзерге вакытта яшәүче имамнарның нәсыйхәтләрен тыңлый алачаксыз. Чөнки эпидемия чигенгәч, Ин шә Аллаһ, җомга вәгазьләрендә кабат очрашачакбыз.

12.Бушаган вакытны балалар белән аралашуга багышлагыз. Гаилә белән укылган намазлар сөенечен берни дә алыштыра алмый. Ә балачакта алынган дини тәрбия кешегә гомер буена көчле әхлакый нигез бирәчәк. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә мөхтәсибәте 6-15 яшьлек балаларны «Минем вәгазем» дистанцион балалар бәйгесендә катнашырга чакыра. http://dumrt.ru/ru/news/news_23956.html Бу файдалы һәм кызыклы!

13.Үз-үзеңне изоляцияләү чорында сәламәтлегең хакында да онытмаска кирәк. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип өйрәткән: «Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк». 

Аллаһы Тәгаләдән барчабызга ныклык һәм зирәклек иңдерүен сорыйм. Раббыбыз безгә сәламәтлек бирсен! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! - диелгән хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев