Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга китте

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә китте.

Алар Казанга беренче хаҗилар булып 18-19 июльдә кайтып җитәчәк. Әлеге төркем белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хаҗга китте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗ сәфәренә кузгалучылар арасында Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, Казан ислам университеты ректорының урынбасары, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, шулай Россия Ислам университеты һәм «Мөхәммәдия» мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бар.

Олы сәфәргә кузгалыр алдыннан хаҗиларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул хаҗ кылуның фазыйләтләренә, хаҗ кылу өчен бирелә торган савапларга тукталды, күпләгән хәдисләр китерде.

Соңгы төркемне озатып, Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Раббыбыздан хаҗ гыйбадәтен үтәүдә җиңеллекләр, уңышлы сәфәрләр һәм исән-имин туган җирләргә кайтуны сорап дога кылды, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X