ТАТАРСТАН КРОССЫ – 2019
2019 елның 21 сентябрендә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Сабан туе мәйданы территориясендә «Татарстан кроссы – 2019» массакүләмле ярышлар узачак.
Катнашучыларны һәм оешмаларны теркәү 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Ярышлар сәгать 10.00 да башлана.
Кызлар һәм малайлар арасында узыш дистанцияләре:
2002-2003 елгылар өчен – 1500 метр,
2004-2005 елгылар өчен – 1500 метр,
2006-2007 елгылар өчен – 1500 метр,
2008-2009 елгылар өчен – 1000 метр.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дистанцияләр:
18-29 яшьлекләр өчен –1500 метр,
30-40 яшьлекләр өчен –1500 метр,
41-50 яшьлекләр өчен–1500 метр,
51-60 яшьлекләр өчен –1500 метр,
61 яшьтән өлкәнрәкләр өчен –1000 метр.
Шулай ук белем бирү оешмалары укучылары арасында катнаш эстафета (4х100 метр) узачак, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 1000 метрлы дистанциягә йөгерүдә VIP-узыш оештырылачак.
Җиңел атлетика узышында, табибтан рөхсәт кәгазе яки катнашучы карточкасында үз сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылыкны раслап имза куеп, яшь чикләвенә бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр катнаша ала.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев