Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9

Гражданин 2590 номерына бушлай СМС җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (в качестве примера – РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных

Бу хәбәрне язу шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирүне белдерә.

Соңыннан 2590 номерына «ЦЕЛЬ» сүзе белән башлап, урамга чыгып йөрү максатларын язып җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алырга кирәкми.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев