Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Хезмәт министрлыгы эшне югалту куркынычы зур булган өлкәләрне атады

Татарстанның банк секторында һәм иминият компанияләрендә эшләүче кешеләргә эшләрен югалту куркынычы зур.

Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эшне югалту куркынычы зур булган өлкәләргә килгәндә, бу - банк өлкәсе һәм иминият компанияләре», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Известия» газетасы илдә һәр унынчы компания киләсе елда персоналны кыскартуны планлаштыра, дип хәбәр иткән иде. Эш бирүчеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча HeadHunter белгечләре әнә шундый нәтиҗәләргә килгән. Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең яртысы 2020 елда окладларны арттыруга исәп тота.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук кыскартулар турындагы хәбәргә игътибар иттеләр. Анда 2020 елда эшсезлек күрсәткечләре хәзерге дәрәҗәдә сакланачак, дип белдерделәр. 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, мәшгульлек хезмәте органнарында 662 меңнән артык кеше теркәлгән.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев