Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан халкының яртысы өчен медиана эш хакы 13 елдан соң 100 мең сумга җитәчәк

    Соңгы биш елда республикада хезмәт хакы үсешенең уртача еллык темпы 8 процент тәшкил итә.

    Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы ала торган медиан хезмәт хакы 13,1 елдан соң 100 мең сумга җитәчәк. РИА Новости агентлыгында дөнья күргән «РИА Рейтинг» тикшеренүләре шуны раслый.

    Соңгы биш елда республикада хезмәт хакы үсешенең уртача еллык темпы 8 процент тәшкил итә. Шул рәвешле, төбәк Федерация субъектлары арасында хезмәт хакының үсеш темплары буенча 34нче урынны били.

    Шул ук вакытта, төбәктәге сатып алу сәләтен истә тотып, Ямал-Ненец автономияле округында яшәүчеләрнең яртысы ала торган медиан хезмәт хакы инде 5,3 елдан соң ук 100 мең сумга җитәчәк.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: