Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан халкы урман законнары бозылу фактлары турында хәбәр итә ала

Татарстан Республикасында «Урман янгыннары үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә.

Республикада яшәүче һәркем урман законнары бозылу факты турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратып, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хбәр итте.

2019 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урман сагының туры элемтәсе буенча диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты (8-800-100-94-00) аша 77 мөрәҗәгать керде, шуларның 7се — законсыз агач кисү, 33е — консультация хезмәтләре күрсәтү, 37се — башка төрле хокук бозулар буенча.

Диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктындагы стационар номер (8 (843) 221-37-95) буенча 104 мөрәҗәгать алынды, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша 667 хәбәр керде, шуларның 21е — законсыз агач кисү, 21е — санкцияләнмәгән чүплекләр, 625се башка хокук бозулар буенча.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнар нигезендә карап тикшерелде, диелә бу хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев