Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк

8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Март аенда Татарстанда яшәүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак», — диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Казан эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы 23 февраль һәм 8 Мартка корпоратив кичәләре үткәрмәячәк. Гомумән алганда, ил буенча чаралар үткәрүдән баш тарткан компанияләр саны 53 процент тәшкил иткән, бер ел элек исә  эш бирүчеләрнең 44 проценты корпоратив үткәрмәгән булган.  

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X