Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган дүрт төбәк арасына керде

    Фәкыйрьлек булдырмас өчен, яңа эш урыннары оештыру, хезмәт хакын арттыру һәм халыкны күләгәле хезмәт базарыннан чыгару кебек социаль-икътисади инициативалар кирәк.

    Татарстан Республикасы Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләренең дүртлегенә керә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.

    «Беренче урында — Ямал-Ненец автономияле округы, икенче урында — Санкт-Петербург, өченчедә — 6,3 күрсәткече белән Мәскәү шәһәре. Бездә — 6,6, — дип аңлатты Зарипова. — Шулай итеп, фәкыйрьләр саны кимүгә таба баруын күрәбез».

    Әмма, спикер фикеренчә, социаль ярдәм һәм төрле түләүләр бирү фәкыйрьлек проблемасын хәл итмәячәк. Фәкыйрьлек белән көрәшү өчен яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакын арттыру һәм халыкны күләгәле хезмәт базарыннан чыгару кебек социаль-икътисади инициативалар кирәк», — диде ул.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: