Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерүдә илнең алдынгы төбәкләре арасына керә

Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды.

Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булып булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Туңдырма ясау буенча беренче урында – Мәскәү, икенчедә – Мәскәү өлкәсе, өченчедә – Краснодар крае, дүртенчедә - Татарстан Республикасы, бишенче урында - Түбән Новгород өлкәсе.

Төбәккә Россия буенча җитештерелә торган туңдырманың 5,5 проценты туры килә. Татарстанда әлеге категория сөт продукциясен чыгару буенча 2 предприятие эшли: «Чаллы Холод», «Славица» туңдырма фабрикасы.

Төбәк җирле предприятиеләрнең һәм әйләнештә катнашучыларның тырышып эшләве нәтиҗәсендә продукцияне маркировкалау буенча алдынгы урында тора. Татарстанда туңдырма җитештерүчеләрнең барысы да билгеләнгән срокларда катгый идентификацияләү чараларын куллануны керттеләр.

Мобиль кушымта ярдәмендә сатып алучылар кибеттә үк товарларның чынлыгын тикшерә ала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев