Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советында «авыл түләүләре» өчен яшь чиген арттыру турында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «авыл түләүләре» алучылар өчен яшь чиген 29 яшьтән 35 яшькә арттыру турында фикер алыштылар.

Мондый түләүләр Татарстан авылларында яшәүче хатын-кызларга өченче бала тапкан өчен түләнә.

«Татарстанда яхшы тәҗрибә бар. 2018 елдан башлап, авылда 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан хатын-кызларга 50 мең сум күләмендә, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум күләмендә ярдәм чаралары билгеләнгән. Безгә узган елдан бирле авыл яшьләреннән, авыл хатын-кызларыннан мөрәҗәгатьләр күп килде. Аграр яшьләр хатын-кызларның өченче баласын 29 яшьтән соң табарга омтылуы турында белдерде. Статистика шул хакта сөйли. Шуңа күрә бу яшьне 35 яшькә кадәр булса да арттыру тәкъдим ителде. Бу яшьләр турындагы закондагыча», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

2018 елдан беренче бала тугач түләнә торган түләүләр саны – 6 процентка, өченче бала туганда – 27 процентка арткан. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан барлыгы 518,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Күрсәтелгән чорда төбәктә өченче һәм аннан соңгы балалар туу өлеше 3,5 процентка арткан, 2021 ел нәтиҗәләре буенча 24,8 процент тәшкил иткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев