Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы республика Президенты инаугурациясе көнен раслады

Тантаналы вакыйганың турыдан-туры теле- һәм радиотрансляциясе планлаштырылган, чара 18 сентябрьгә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Чараны үткәрү датасын бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар билгеләде.

Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана.

«Тантананың әһәмиятлелеге һәм республика халкының зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры теле-һәм радиотапшырулар оештыру тәкъдим ителә», - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чарага чакырылган кешеләрнең гомуми саны 770 кеше тәшкил итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов өчен республика Президентын сайлауда 1,9 миллионнан артык сайлаучы тавыш бирде, ягъни 83 проценттан артык булды. Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрь көннәрендә узды.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев