Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләр рейтингын төзегән

Исемлектә якынча 180 автомәктәп тәкъдим ителә, аларның тулы исемлеген ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.

Татарстан ЮХИДИ автомәктәпләрнең рейтингын төзеде. Бу мәктәпләрдә укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны беренче тапкырдан тапшырган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул хакта сөйләделәр.

Рейтинг 180нән артык автомәктәп укучыларының беренче тапкырдан теория һәм практика буенча имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча төзелгән. Уку йортларының тулы исемлеге Татарстан ЮХИДИ сайтына куелган.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә автомәктәп сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары башлыкларына нәтиҗә ясарга һәм җитешсезлекләрне бетерергә киңәш итәләр.

Чыганак: "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X