Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә әзер

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә, битлек режимын һәм массакүләм чараларны тыюны саклаган хәлдә, кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгарырга мөмкин дип саныйлар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе федераль ведомствога республикада чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә тәкъдим итте. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчүне килештерү турында гариза юлладык. Чөнки бүген вазгыять тотрыклы, бездә атналык уртача үсеш 0,5 процент күләмендә саклана», - дип хәбәр итте спикер.

«Шунлыктан шушы көннәрдә өченче этапка күчәргә рөхсәт алырга һәм хәзерге вакытта булган чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару мөмкинлеге каралыр дип өметләнәбез», - диде ул.

Шулай да Татарстанда күп кеше катнашында массакүләм чаралар үткәрү һаман да тыелачак, өлкәннәр өчен үзизоляция һәм битлек режимы сакланачак, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор вәкиле.

Авдонина билгеләп үткәнчә, федераль ведомство карарыннан соң тәкъдимне ТР Министрлар Кабинетына юллаячаклар һәм ул соңгы сүзне әйтәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев