Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан БДИ үткәрүдә объективлык буенча Россия рейтингында 22 нче урында

Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов фикеренчә, рейтинг бик үк объектив түгел.

Татарстан Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүдә объективлык буенча илкүләм рейтингта 22 урында. Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов моңа ачыклык кертте.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәктәп белеме буенча шушы рейтинг дөнья күргәч, Мәгариф министрлыгы чарасын күрә башладымы, дип сорады.

«Рейтинг гомуми белемгә генә кагыла, анда өстәмә һәм һөнәри белем кермәгән. Анда позицияләр күп. Без ике позиция буенча түбән нәтиҗәләр күрсәттек. Беренче чиратта, Бердәм дәүләт имтиханын уздыру объективлыгы буенча. Бу безне 22 нче урынга төшерде», — дип белдерде Андрей Поминов. Бу хакта Алабугада август киңәшмәсендә дә кисәтү булган.

Министрның беренче урынбасары бу көннәрдә сынау рәвешендә БДИ уздырылачагын әйтте. «Апрель азагына кадәр барлык процедураларга мониторинг булачак», — диде.

Андрей Поминов бу рейтинг бик үк объектив булып бетмәвен дә искәртте. «Ул рейтингта бик күп нәрсәләр исәпкә алынмый. Ике еллап элек безгә Мәскәү, Рособрнадзор муниципалитетлар, белем бирү оешмалары арасында рейтинг төзергә кирәкми дигән иде. Ә монда кисәк Мәгариф һәм фән министрлыгы бик үк аңлашылып бетмәгән критерийлар буенча рейтинг төзеде», — ди ул.

Андрей Поминов Федераль белем сыйфаты институтыннан белгеч чакырылганын, узган атнада бөтен районнар өчен семинар уздырганын әйтте. «Без аларга үз позициябезне җиткердек. Киләсе елда нәтиҗәләр яхшыра төшәр дип ышанам», — диде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев