Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан байрагы көнендә Казан телебашнясы аның төсенә керәчәк

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.

Дүшәмбе, 29 ноябрьдә, 17.00-22.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең Казан телебашнясы Татарстан байрагы көне хөрмәтенә архитектура-сәнгать төсләре бәйрәм сценариен кабызачак.

Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс — пакълык төсе, ә кызыл — өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.

Источник: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X