Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдырылачак

Татарстанда 29 яңа балалар бакчалары төзелә.

 

 "Демография" милли проекты кысаларында мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча эшләүче белем бирү оешмаларында ике айдан өч яшькәчә балалар өчен өстәмә урыннар булдырылачак. Бү хакта Дәүләт Советындагы “Милли проектлар: системалы ярдәм итүнең төп максатлары һәм нәтиҗәләре” җәмәгать тыңлауларында билгеле булды. 

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Азат Шарапов Татарстанда 29 яңа балалар бакчалары төзелүен әйтте. 

"Программаны гамәлгә ашыру 2018-2021 елларда өстәмә 15 меңнән артык урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Азат Шарапов.

Хәзерге вакытта Россиядә 12 өстенлекле юнәлеш буенча 13 милли проект һәм магистраль структураның модернизацияләнүе һәм үсеше буенча комплекслы план расланган. Татарстан территориясендә 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыру өчен 42,3 млрд сум бүленеп биреләчәк.

Җәмәгать тыңлауларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларның әһәмияте турында сөйләде. "Без 12 проект буенча барлык юнәлешләрдә дә зур адым ясарга тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җәмәгать тыңлауларында төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, фән һәм мәгариф министры урынбасары Азат Шарапов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Күп балалы гаиләләре” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов, Татарстан әниләре җәмгыяте җитәкчесе Нина Шимин чыгыш ясады.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X