Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы икмәккә бәяләр артмаячак дип белдерде

Икмәк пешерү предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү дәвам итә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артуны көтми. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артмаячак дип саный. Икмәк пешерү предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү дәвам итә әле», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урып-җыю башлануга бөртеккә бәяләр 6-8 процентка диярлек кимү тенденциясенә ия. «Төбәкләр күпләп урып-җыюга керешкәндә, азык-төлек ашлыгына бәяләр 10-15 процент дәрәҗәсендә кимер дип фаразлана», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Он җитештерү предприятиеләренә, шул исәптән башка төбәкләрдә дә, ашлыкны урып җыю чорында өзлексез җитештерүне тәэмин итү өчен контрактлар төзергә тәкъдим ителде.

Элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында икмәк җитештерүчеләр ретейлерларны август аеннан аларның продукциясенә бәяләрнең 7-12 процентка артуын кисәтүләре турында мәгълүмат барлыкка килгән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев