Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарcтанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган

Бер тәүлектә 8,1 мең кеше коронавируска тест ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 53 очрагын ачыклаганнар.

«Республикада узган тәүлектә яңа коронавирус йоктыруның 53 очрагы теркәлде. Республикада барлыгы 23 876 тапкыр ковид диагнозы куелган», дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Авыру кеше белән аралашкан яки ковид билгеләре булган 2,7 мең кешене табиблар күзәтеп тора. Бер тәүлектә 8,1 мең кеше коронавируска тест ясаткан.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада барлыгы 21,2 мең кеше (узган тәүлектә — 49 кеше) коронавирустан терелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев