Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарча сөйләмгә өйрәтә торган "Болгар-туган тел” төбәкара лагере эшли башлады

    Балалар Свердловск, Төмән, Киров, Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Коми, Марий Эл, Башкортстан, Удмуртия, Татарстаннан җыелган.

    Татарстанда татар теле буенча сөйләм практикасы оештырылган "Болгар-туган тел” дип аталган төбәкара лагерь эшли башлады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Лагерь 16-22 июньдә Татарстанның Спас районында эшли. 17 июнь көнне Болгар тыюлыгы территориясендә «Болгар–Туган тел» төбәкара лагереның чираттагы сменасын ачу тантанасы узды.

    Лагерьда Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 500гә якын бала ял итә. Алар Свердловск, Төмән, Киров, Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Коми, Марий Эл, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан килгән.

    Лагерьда балалар төрле мастер-классларда, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, сәясәтчеләр белән очрашуларда катнашачак, шулай ук экскурсияләрдә, спорт һәм мәдәни-ял чараларында булачак. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: архив/Салават Камалетдинов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: