«Татарча диктант» гомуми белем бирү акциясендә сабыйлардан алып чәчләренә чал кергән өлкәннәр дә катнашты
В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе «Татарча диктант» Бөтендөнья гомуми белем бирү акциясен уздыру өчен төп мәйданчыкларның берсе булды.
Диктант язучылар арасында Яңа Кармәт башлангыч мәктәбе директоры Мансур Сөләйманов – әлеге мәйданчыкта акциянең иң өлкән каташучысы булды.
- «Татарча диктант» ны мин беренче тапкыр яздым һәм бик канәгать калдым. Милләтем буенча татар булсам да, рус мәктәбендә укыдым, көндәлек аралашуда да татар сүзләрен рус сүзләре белән аралаштырып кулланам, - дип билгеләп үтте Мансур Җәмил улы. – Туган телемдә грамоталы язарга үзлегемнән өйрәндем. Акциядә катнашу – ул туган тел грамматикасы буенча үз белемеңне тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек.
- Текст артык катлаулы түгел иде, әмма мин нык дулкынландым. Хаталар булмас дип ышанам, - дип борчыла акциядә катнашкан В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әнәс Әгълиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев