"Татарча диктант" акциясенә Австралия татарлары да кушыла
“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узачак.
Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар да "Татарча диктант" язачак. Бу турыда "Яңа гасыр" телевидениесенең "Татарстан хәбәрләре"нең элеккеге хәбәрчесе Финзия Газизова видеоязмасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финзия Газизова көнгерәләр иле - Австралиягә күченеп киткән.
“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев