Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татар китап нәшрияты иң яхшы басмаларын Мәскәүдәге күргәзмәдә тәкъдим итә

Татарстан китап нәшрияты 5 - 9 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Non/fiction № Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә өченче мәртәбә катнаша («Регионы России» стенды, Е-29).

Биредә нәшриятның 300 китабы куелган. Алар арасында татар классикларының әдәби әсәрләре, тарихи әдәбият, сүзлекләр, китап-альбомнар, юл күрсәткечләр бар. Бу турыда нәшриятнең матбугат үзәге хәбәр итте.

Ярминкәне Россия Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Биредә нәшрият эшенә бәйләнеше булган 331 оешма катнаша.

Алар арасында 29 илдән: Австрия, Беларусь, Болгария, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Греция, Дания, Израиль, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Мексика, Нидерланд, Норвегия, Польша, Россия, АКШ, Тайвань, Украина, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония һәм Япониядән дә вәкилләр бар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Татар китап нәшрияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев