Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татар әдәбиятын яхшы беләләр

Аксубай укучылары өчен рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркеме укучылары арасында татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы уңышлы узды.

Олимпиадада муниципаль этапта җиңү яулаган һәм призер булган алты укучы (7-11 сыйныфлар) катнашты. В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе укучылары Алсу Мингазова, Зәлинә Шәвәлиева, Дилә Шәрәфетдинова ярышларның катлаулы этапларын үтеп, призерлар булдылар.

Татар әдәбияты буенча белемнәрен күрсәткән өчен бүләккә укучылар ТР Мәгариф һәм минтрлыгыннан дипломнар алдылар. Аларның укытучылары – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Шәрәфетдинова – призерлар әзерләгән өчен грамота белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев