Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ташламалы препаратлар даруханә тарафыннан ким дигәндә өч атнадан соң бирелә

    Аксубай районы прокуратурасы 45нче номерлы дәүләт даруханәсе тарафыннан ташламалы дарулар бирү буенча кагыйдә бозуларны ачыклаган.

    Тикшерү Татарстан прокуратурасы йөкләмәсе буенча шикәр диабеты белән авыручыларны даруханәләр челтәре аша ташламалы препаратлар белән тәэмин итү өлешендә узды. Шулай ук узган елның декабрь аенда район прокуроры Эдуард Хираҗев белән очрашу вакытында җәмәгатьчелек мөрәҗәгате буенча да. Без газета укучыларга аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә вәгъдә бирдек.

    Ташламалы дару препаратларын, расланган авырудан чыгып, поликлиникада яшәү урыны буенча дәвалаучы табиб билгели. Күпчелек очракта, ташламалы дару препаратларын алучы гражданнар – ул дару препаратларын алуга мохтаҗ инвалидлар. Ташламалы дару препаратлары исемлегендә кыйммәтлеләре дә, чагыштырмача арзан бәялеләре дә бар. Ә бит бу категория гражданнарның пенсияләре дә чагыштырмача түбән. Әйе, асылда, социаль пакет бу категория гражданнарның һәркайсына кирәкле препаратларны бушлай алу хокукы бирә. Бу – теориядә генә. Прокурор белән очрашуда җәмәгатьчелекне препаратларны үз вакытында бирү практикасы да кызыксындырды. Кешеләр 45нче номерлы даруханәдә ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары булмауга зарландылар.

    Район прокуратурасы Аксубай үзәк район хастаханәсеннән ташламалы категориягә кергән авырулар реестрын сорап алды, йөкле хатын-кызларга, шикәр диабеты һәм башка авырулар белән авыручыларга нинди рецептлар бирелүен һәм хастаханә белән 45нче даруханә арасындагы хезмәттәшлекнең ни дәрәҗәдә оештырылуын ачыклады. Шулай ук ташламалы рецептлар буенча препаратларның нинди срокларда бирелергә тиешлеген тикшерде. Һәм кагыйдә бозуларны ачыклады.

    –Закон буенча дару препаратларын бирүнең максималь срогы ун көннән артырга тиеш түгел. 45нче даруханәдә ташламалы дарулар бирү сроклары үтәлми. Даруханәдә срогы чыккан дарулар буенча реестр алып барыла, башка препаратлар өч атнадан да иртәрәк бирелми. Бу журналда без 2020 елда хезмәт күрсәтү кичектерелгән 21 кешенең исемлеген таптык. Минемчә, мохтаҗлар, дару препаратларын вакытында алмаган кешеләр бу кадәр генә түгел, – дип сөйли район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илгиз Гусамов.

    – Даруханә җитәкчелеге, ташламалы рецептлар буенча дару препаратларын бирүнең тоткарлануы товарларны фармскладлардан җибәрүгә бәйле, дип шәрехләде. Ә мөмкинлектән чыгып, алар дару препаратларын күрше районнар белән алмаштыра ала.

    Әмма бу, дару препараты иртәгә түгел, ә бүген кирәк булган кешеләр проблемасын хәл итми. Льготаларга ия кешеләрнең, социаль җыелмалардан баш тартып, даруларны үзләренең зур булмаган пенсия акчасына сатып алулары гаҗәп түгел.

    Илгиз Гусамов үзенең дә, бер авыруга ташламалы рецепт буенча препаратны алырга атна ахырында гына килергә кушуларын күзәтеп, чиратта басып торуын әйтте. Шул ук вакытта, аның мәгълүматларын да сорамаганнар, хезмәт күрсәтү кичектерелгән реестрга да кертмәгәннәр.

    Хәзерге вакытта прокуратура тарафыннан 45нче даруханә җитәкчелеге адресына тәкъдим кертү мәсьәләсе хәл ителә. Прокуратура ташламалы рецептлар буенча дару препаратларын җибәрү проблемасы белән очрашкан район халкына, алар булмаган очракта үзегезне кичектерелгән хезмәт күрсәтү реестрына кертүне таләп итәргә чакырып мөрәҗәгать итә. Әгәр препарат 10 көн эчендә килмәсә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 5 адресы буенча яисә 7(84344) 2-72-82 телефоны буенча Аксубай районы прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: