Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Таш чокыр" чишмәсен чүп-чардан чистарттылар

​​​​​​​Шушы көннәрдә биредә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре арасыннан «экологик десант» эшләде.

Ә әле берничә көн элек кенә чишмәне яртылаш кар суы баскан  иде.

 

Бу безнең хәбәрче күргән табигать күренеше алай ук куркыныч түгел әле. Ә иң куркынычы  -  ял итү урынының чүп-чар белән тулуы.

 

Ял итүчеләр, мангалга кадәр барып торырга иренгәннәр, шашлыкны чишмә территориясендә үк кыздырганнар, борылма мәйданчыкта чүп савыты буш торуга карамастан, үзләреннән соң  чүп-чар өеме калдырганнар. Анда ни генә юк – пластик савытлар, шешә дисеңме.

 

Бер нәрсә аңлашылмый, кешеләр  чыганакка яхшы уй-фикерләр – бәйрәмне бигеләп үтү, ял итеп кайту өчен баралар. Бистәдә шундый урын булганы өчен рәхмәтле буласы урынга, үзләреннән соң чүп-чарны да җыештырып калдырмыйлар, моның белән алар үзләренең тәрбиясезлекләрен  күрсәтәләр. Ә бит бу чыганак ел саен Хач Ману бәйрәмендә изгеләндерелә. Биредә изге догалар укыла, дин тотучылар изге су җыялар. Шундый изге көннәрдә чишмә гыйбадәт кылу урыны да булып тора.

 

Чишмәдә еш кына су артыннан килгән юлчыларны да күрергә мөмкин, биредә үк сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары көн саен елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы һава торышында коеналар.

 

Чыганаклар һәрвакыт үзенә күрә җир байлыгы булган. Аларга игътибарлы булырга кирәк. Табигатьнең безне мондый  су чыганаклары белән бүләкләвенә сөенергә.

 

Бирегә килүче һәркемнән бер генә нәрсә – үзең белән алып килгәнне, кире үзең белән алып китү сорала.  Шундый игътибар булганда, чишмә безне кабат килгәндә дә салкын, тәмле суы белән, төзекләндерелгән килеш каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев