Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тарих белән кызыксыну – каннарында

    Надежда Петрова дистә елдан артык Аксубай районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе булып торды.

    Архив бүлеге район территориясендә архив эшләре идарәсе һәм Татарстан Республикасы Архиф фонды документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм куллану функцияләрен башкара.

    Надежда Васильевнаны архив бүлеге җитәкчесе итеп 2000 елда ул вакытта район башлыгы булып эшләгән Илһам Вәлиев билгели һәм ул әлеге вазифада ун елдан артык хезмәт куя.

    – Тарихи, фәнни, социаль, икътисади һәм мәдәни билгеләнештәге архив документлары белән эшләү район өчен кызыклы булу өстенә, җаваплы да иде, – дип сөйли Надежда Васильевна.

    – Архив хезмәткәрләренә халык сораган теге яки бу белешмәне берәмтекләп хәзерләү һәм тапшыру эше генә йөкләнмәде, документларны архивка дөрес туплап саклауга кую – аларның эшендә иң мөһиме булды.

    Моның өчен ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә эшне алып бару буенча номенклатура эше  инструкцияләре эшләнде һәм расланды. Кабул ителгән барлык эшләрнең описьлары Идарәнең эксперт комиссиясе тарафыннан җентекләп өйрәнелде һәм расланды.

    90 нчы елларда башланган икътисади үзгәртеп корулар һәм базар мөнәсәбәтләренә бәйле, ул җитәкләгән архив бүлеге, хосусыйлаштырылган, үзгәртеп корылган һәм бетерелгән оешмаларның шәхси составы буенча документларны кабул итү, исәпкә алу, саклау һәм куллану буенча өстәмә функцияләрне үз өстенә алып, республикада беренчеләрдән булып бу эшне тулы күләмдә башкара.

    2005 елда ул  Баш архив идарәсе тәкъдиме буенча РФ Президенты Боерыгы белән “Казанның 1000 еллыгы“ медале белән бүләкләнә. БАИ юлламасы буенча Төбәкара һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрдә бер генә тапкыр катнашмый.

    – Архив хезмәткәрләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

    – Тулаем, архив хезмәткәрләре теләсә кайсы оешмада документлар әйләнешен генә түгел, милекчелекнең төрле алымындагы оешмаларга аларны дөрес итеп тәкъдим итә белергә тиешләр, – дип җавап бирде архивариус. – Алар киләчәк турында уйларга, җирле тарих саклаучылары һәм аны баетучылар буларак, фондларның территориаль комплексларын һәм аерым архив фондларын бербөтен итеп сакларга тиеш.

    Сүз уңаеннан, тарихка, үткән елларның аерым детальләренә кызыксыну архив хезмәткәрләренең канындадыр, мөгаен. Менә Надежда Петровна лаеклы ялга чыккач та туган төбәк тарихы турында китап яза башлый. Югары Баланда авылы, Образцовый һәм Урман заводы поселоклары тарихы, Аксубай районындагы православие чиркәүләре тарихы турындагы китаплары  дөнья күрде.

    Күптән түгел генә “Онытылмас очрашулар“, “Тормыш юлын үтү – кыр аша чыгу гына түгел“, “Татнефть“ компаниясенең алтын фонды“,  “ТАССРның атказанган геологы турында“, “Аксубай районында туып үскән Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик хезмәт геройлары“ брошюралары да басылып чыкты.

    Аның иҗади эшчәнлеге моның белән генә чикләнми әле, ул бүген дә туган төбәген өйрәнүне дәвам итә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: