Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тарифларны 1 гыйнвардан үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Тарифлар июль аеннан үзгәрә.

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны 1 июльдән түгел, ә 1 гыйнвардан үзгәртү зарурлыгын аңлатты.

«Цикллылыкны бетерү өчен, без тарифларны 1 июльдән түгел, ә 1 гыйнвардан билгеләү яхшырак, дип саныйбыз. Әмма бу федераль органнарның өстенлекле хокукы. Без бу мәсьәләне закон чыгару инициативасы тәртибендә генә күтәрә алабыз», — диде докладчы ведомствоның коллегия утырышында.

Груничев билгеләп үткәнчә, бу «цикллылык» чыгымнары (җитештерү һәм куллану күләме) тотрыклы булмаган кайбер предприятиеләрдә «чокырлар» барлыкка китерергә мөмкин.

«Нинди дә булса коммуналь хезмәт күрсәтү төрен сату күләмендә уңышсызлык тарифның кискен үсүенә китерергә мөмкин. Ә киләсе елда, күләмнәр артканда, кайбер факторларга бәйле рәвештә, мәсәлән, яңа торак файдалануга тапшыру булганда, бу тарифның кискен кимүенә китерә», — диде ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X