Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Таныклыктан мәхрүм иттеләр икән – аны тапшыр

Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче, тиешле суд карары үз көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә машина йөртү таныклыгын үзенең төп яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш. Таныклык биредә  махсус хокуктан мәхрүм итү срогы чыкканчыга кадәр сакланачак.

Таныклыкны тиешле вакыт эчендә тапшырмаган очракта мәхрүм итү  вакыты өзелә. Әлеге срок бары тик машина йөртүче үзенең таныклыгын тапшырганнан соң яки аны югалтуы турында гариза язганнан соң гына дәвам итә. Тиешле җәза турындагы карар үз көченә кергән көннән соң гына шофер махсус таныклыктан мәхрүм ителгән дип санала. Әгәр дә ул мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасына идарә итә һәм ГИБДД бүлекчәсенә тапшырылырга тиешле таныклыкны да үзе белән йөртә икән, аны чираттагы җәза көтә: утыз мең сум күләмендә административ штраф салу, яки унбиш тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алу, яки йөздән ике йөз сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләргә тарту. Шуның өстенә ул идарә иткән транспорт чарасы  йолып алына һәм махсус тукталышка куела.

Мәхрүм итү вакыты гамәлдән чыкканнан соң машина йөртү таныклыгы автомобильчегә бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен тикшергәннән һәм юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозган өчен салынган административ штрафны түләгәннән соң гына кире кайтарыла. Әгәр дә машина йөртүче хәмер кулланган килеш руль артына утырган, медицина тикшерүе узудан баш тарткан яки  Юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланган  өчен таныклыктан мәхрүм ителгән булса, праваны кире кулына алу өчен аңардан да шулай ук машина белән идарә итүгә тискәре күрсәткечләр булмавы турындагы медицина нәтиҗәсе таләп ителә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм автомобильчеләрне руль артында үтә дә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев