Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Таныклыктан мәхрүм ителгән машина йөртүчене тоткарладылар

Җомга көнне Аксубай дәүләт автомобиль инспекторлары “Тоннель“ операциясе үткәрделәр.

Ике сәгать дәвамында безнең хәбәрче белән берлектә алар, юллардагы хәлне тотрыкландыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны, пассажирларны һәм балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә җавапсыз караган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, Аксубайның үзәк урамнарын патрульләделәр.

– Татарстанда “Игътибар: балалар!“ профилактик чара уза һәм без ата-аналар балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчаларына илткән иртәнге сәгатьләрдә, аларның балалары гомеренә ни дәрәҗәдә җаваплы булуларын тикшерү өчен Аксубайның төп урамнарында рейдлар оештырдык, – дип аңлатты районның баш инспекторы Нияз Гыймалетдинов.

Рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 кагыйдә бозучыны ачыкладылар. Ике ата-ана балаларын машина салонында балалар өчен каралган махсус җайланмадан тыш утырткан, икесе иминлек каешын эләктермәгән, икесе иминият кәгазен рәсмиләштермәгән килеш руль артына утырган, бер машина йөртүче документларын өендә онытып калдырган һәм тагын берсе машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булган килеш кабаттан руль артына утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев