Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тагын 11 аксубайлы Россия армиясен тулыландырачак

Бүген Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктына хәрби хезмәткә чакырылучыларны соңгы озату булды.

Унбер егет өчен бу салкын томанлы иртә армиягә китәр алдында кече ватанында соңгы көн кебек истә калачак. 2020 елның 4 декабрендә РФ КОраллы Көчләре сафларына Урмандееводан Роман Архипов, Иске Савруштан Павел Васиков, Беловкадан Сергей Кожеманов, Александр Наумов, Иске Кармәттән Руслан Липатов, Аксубай бистәсеннән Данила Михайлов, Сөнчәледән Василий Охотников, Карасудан Реваль Нургатин, Илсаф Фәхретдинов, Иске Ибрайдан Котдус Сәрвәров, Иске Тимошкинодан Павел Туйкин китте. Егетләрне хөрмәтләп музыка, матур теләкләр белән озаттылар.

– Без сезне истәлекле урыннан – Хәрби дан мемориалы яныннан озатабыз, – дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов. – Сезгә, ата-бабаларыгызның данлыклы эшләрен дәвам итүчеләргә, Ватанны саклау бурычы йөкләнә. Бу – зур дәрәҗә. Хезмәт итеп кайткач, сез кабат бирегә килерсез, фотога төшәрсез, сезне ничек озатуларын искә төшерерсез. Чын күңелдән сезгә иминлек, яхшы хезмәт телим. Армия – киләчәк тормыш өчен мәктәп, солдат туганлыгы – дуслар сайлау критерие. Сез лаеклы хезмәт итәрсез һәм туган җирегезгә әйләнеп кайтырсыз, һәм туган районыбызны үстерү хакына бергәләп эшләрбез дип ышанабыз. Хәерле юл сезгә!

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин хәер-фатихалы сүзләр белән чыгыш ясады. Ул армиягә чакырылучыларның ата-аналарына үз улларын лаеклы итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде. Озатыр алдыннан һәр призывник районнан бүләк – кул сәгатьләре алды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев