Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табигатьне янгыннардан саклыйк 

Район урманнарында янгын куркынычы чоры җитте.

Яз-җәй –урманнарда янгын чыгуын тудырган иң куркыныч чор. Янгын куркынычы көзге яңгырларга кадәр саклана. 6 апрельдән урманнарда янгын куркынычы чоры рәсми рәвештә игълан ителде. 

– Район урманчылары урманнарның янгын куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәчәк? – Әлеге сорауны без Аксубай урманчылыгы җитәкче-баш урманчысы Андрей Ильмухинга бирдек. 

–Урманнарда күпчелек янгыннарда кеше факторы сәбәпче булуын статистика расланды инде. Россиядә йөзләгән гектар урман массивы ачык ут белән саксыз эш итү аркасында һәлак була. Бәхеткә, Аксубай урманчылыгы территориясендә ун елдан артык янгыннар булмады. Һәм бу максатка юнәлешле профилактик эш нәтиҗәсе. 

– Безнең урманнарда янгын чыкмасын өчен урманчылык, урман хуҗалыгы коллективы нинди конкрет эш башкара? 

– Урманчылык буенча профилактик чаралар комплексы эшләнде. Янгынга каршы чаралар кысаларында ел саен дәүләт урман инспекторларының һәм районның янгын сүндерү бүлеге вәкилләренең урманнар территорияләренә, ял итү, гөмбәгә еш йөри торган урыннарга бергәләп чыгулары оештырыла.

Патруль төркеме катнашучылары хәлне күзәтәләр, урманнарга якын урнашкан авыллар халкы белән аңлатулы әңгәмәләр үткәрәләр. Дәүләт урман инспекторыннан урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртү – нәтиҗәле чара. Кайчакта урман сукмагында яшел формадагы урман хезмәткәрен күрү дә, кешедә тәртип, кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисен арттыра. 

Һәр участок урманчылыгында ирекле янгын дружиналары оештырылган. Ел саен язгы сезон башында без янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырабыз. Урманда янгын чыгуы турында сигнал килсә, ирекле янгын сүндерүчеләр үз бурычларын һәм әлеге хәлдә нинди гамәлләр кылырга кирәклеген төгәл беләләр. 

–Кешеләрнең янгын куркынычы тудырган гамәлләренең берсе – урманга якын территориядә корыган үләнне яндыру. Элегрәк бу күренешкә каршы бик актив көрәшергә туры килде. Хәзер бу нисбәттән эшләр ничек тора? 

– Үз белдегең белән ут төртүне тыю турында районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җиткерелгән, бу хакта шәхси затлар да кисәтелгән. Соңгы елларда корыган үләнгә ут төртүгә бәйле борчылыр урын булмады. Җаваплы затлар алга таба да үләнне үз белдегең белән яндыруны тыю кагыйдәләрен үтәрләр дип өметләнәбез. 

Мондый территорияләрне бетерү максатларында без узган елгы коры үләннәрне урман хезмәткәрләре күзәтүе астында яндырабыз. Бу янгынга каршы чара 10 гектар мәйданда өч участок урманчылыгында үткәрелде. Шулай ук урман чикләре буйлап сөрелгән полосалар да урманнарны янып китүдән саклый. 

Урманнарны янгын стихиясеннән саклау өчен, янгын куркынычы янаган чорда һәркемгә уяу булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Алар бик гади, аларны истә калдыруы да, үтәү дә бернинди авырлык тудырмый: урманнарда учак ягу, сүндерелмәгән шырпы, тәмәке ташлап калдырырга ярамый.

Әгәр кайдадыр янгын чыгуын күреп аласыз икән, гражданлык җаваплылыгы күрсәтеп, шунда ук янгын турында урманчылык хезмәткәрләренә яки янгын частенә хәбәр итү мөмкинлеген табарга кирәк.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X