Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиблык амбулаториясе – ике авылга

Иске Ибрай авылында район башлыгы Камил Гилманов катнашында модульле табиблык амбулаториясен ачтылар.

Бу – районда беренче табиблык амбулаториясе. Ул авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү республика программасы һәм «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сафка басты. Абулаторияне төзүгә республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

– Республика программасы гамәлдә булган вакыттан алып районда 12 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, берсе Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча типовой. Быел Иске Чуаш Адәмсуында ФАП төзүне төгәллибез. Киләсе елда Савгачта, федераль программа буенча – Яңа Үзидә, аннан соң Шәрбәндә фельдшер-акушерлык пунктлары төзергә планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында район башлыгы Камил Гилманов.

Без күрергә гадәтләнгән ФАПлардан аермалы буларак, яңа амбулаториядә гомуми практика табиблары, педиатр һәм теш табибы өчен өстәмә бүлмәләр, шулай ук процедура, тикшерү, прививка ясау кабинетлары, санузел һәм лаборатория бар.

– Яңа табиблык амбулаториясендә сменага алтмыш кешене кабул итү планлаштырыла. Биредә ике табиб – участок терапевты һәм стоматолог эшләячәк. Амбулатория ике торак пунктка – Иске һәм Яңа Ибрай авыллары өчен, – дип фикерләре белән бүлеште Аксубай үзәк сырхауханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Иске Ибрайда беренче амбулатория бинасы 1936 елда төзелгән, бүгенге көндә эшләп килгәне – в 1974 елда. 90 нчы еллар башында «Нур» колхозы авылда сырхауханә төзелешен башлый, әмма төзелеш үзгәртеп кору чорында туктала. Шуңа күрә халык яңа бинаны дистәләрчә еллар көтте. Аны өч ай эчендә куллануга тапшырдылар, территориясен тотып алганнар, чәчәкләр утыртканнар. Ул «Уңайлы мохит» программасының барлык стандартларына да туры килә. 

Яңа типовой бинага, авыл кешеләреннән дә бигрәк, амбулаториянең баш табибы Галимҗан Таһиров шатлана. Авыл докторының табиблык стажы – 36 ел, шул көннәрдә аңа 60 яшь тула. Галимҗан Хамзә улы туган авылына 1984 елда ординатура тәмамлаганнан соң кайта.

– Коллегаларым өчен шундый искиткеч шартлар туганга мин бик шат. Медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе дә күпкә яхшырачак. Амбулатория штатында 12 кеше эшли. Ике авылга ике меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәкбез, – дип шәрехләде авыл докторы.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов, авылның ветераннар советы рәисе Рәхимҗан Ярмөхәммәтов, авыл халкы исеменнән яңа бина төзелеше өчен зур рәхмәт сүзләре әйттеләр, аның Республика көненә зур бүләк булуын ассызыкладылар. Подрядчы – "Аксустрой+" Алмаз Нәфигин адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, подрядчы оешма модульле амбулатория төзелешен кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев