Аксубаево
  • Рус Тат
  • Табибларның коронавирус белән авыру сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелә башлый

    Марина Патяшина, медицина хезмәткәрләрендә коронавирус ачыкланганда, эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә кагылышлы күрсәтмәләр әзерләнгәнен әйтте

    Табибларның коронавирус белән авыру сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелә башлый. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының пандемия шартларында эшләү темасына багышланган коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

    Ул медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе буенча куркыныч янаган категория төркемендә булуын искәртте. «Медицина ярдәме күрсәтелгәндә, барлык профилактика чаралары катгый үтәлергә тиеш. Хәзерге вакытта гадәти эш тәртибен үзгәрттек, барлык медицина оешмаларына бердәм форматтагы күрсәтмәләр әзерләдек», — диде.

    Марина Патяшина сүзләренчә, бу, медицина хезмәткәрләрендә коронавирус ачыкланганда, эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә кагылышлы күрсәтмәләр.

    «Хәзер табиблар йогышлану белән бәйле һәр очракта, без сездән билгеләнгән срокларда табиб авыруына китергән сәбәпләр һәм шартлар, коллективта эпидемиягә каршы чаралар уздыру буенча мәгълүмат көтәбез», — дип мөрәҗәгать итте республиканың баш санитар табибы Сәламәтлек саклау министрлыгына. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    фото Рамил Гали

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: