Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табибларга рәхмәт

Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, дип юкка әйтмиләр икән.

Матур гына эшләп йөргән вакытта, эш урынында мин кинәт авырып киттем. «Ашыгыч ярдәм» машинасын көтеп тормыйча, Иске Адәмсуы авылында яшәүче фельдшер Валентина Николаевна Кузюкова мине үз машинасында Аксубай үзәк район хастаханәсенә алып килде.

Стационарның кабул итү бүлмәсендә мине оператив рәвештә тикшереп, хирургия бүлегенә салдылар. Хирург Ленар Әнәс улы Әхмәтшинга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул һәрвакыт минем янәшәмдә булды, минем гомерем өчен көрәште, һәрчак хәлемне сорашып торды. Хирургия бүлегенең шәфкать туташларына да рәхмәтләрем чиксез.

Хастаханә коллективын чын күңелдән Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм һәм барысына да сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телим.

Рәмзия Королева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев