Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиблар фаразларына карамастан, ана мәхәббәте кызчыкны аякка бастырган

Наталья Колесникованың балачак хыялы тормышка аша – ире Олег белән алар, үзләренең дүрт баласы үсеп килгәндә, гаиләгә тагын өч баланы тәрбиягә алалар.

– Минем күңелемдә ятим балаларга гаилә җылысы һәм уңайлылык бүләк итү теләге балачактан бар иде, – дип сөйли күп балалы ана Наталья Колесникова.  – Өченче балабыз туганнан соң, мин бу турыда иремә бертуктамый әйтә башладым, ул тагын берне табыйк, аннары уйлашырбыз, диде. 14 елдан соң мин Софияне тапкач, ирем карышмады. Бөтен документлар җыелып беткәч, гаилә башлыгы, баланы сайламыйбыз, беренче кемне күрәбез, шуны алабыз, дип кисәтеп куя.

Шулай килеп чыга ки, бер урынына өч баланы тәрбиягә алалар алар – ун яшьлек Сабринаны һәм игезәкләр Милана белән Риананы аерырга теләмиләр. Әмма җиңел булмый: ун яшьлек кыз нибары 23 килограмм авырлыкта була, игезәкләрнең берсенең төрле авырулар белән диагнозлары бер генә кәгазь битенә сыймый, ә киләчәккә фаразлар тагын да күбрәк була.

 Балалар йортында Наталья белән Олегка бу хакта ачыктан-ачык әйтәләр һәм: «Сез монда үзегезнең опекагыз белән баш катырып йөрисез, аларны иртәгә үк кире китерәчәксез», дип белдерәләр. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, Колесниковлар сер бирмиләр. Бөтен көчләрен, мәхәббәтләрен, кайгыртуларын гаиләдәге барлык балаларга тигез өләшәләр.

Йөри алмаган өч яшьлек нарасыйны да аякка бастырырга тырышалар. Могҗиза көтмиләр, ире бер ел дәвамында көн саен мунча яга, ә хатыны кызчыкны мунчада парлап, аның һәр сөягенә массаж ясый – кызчык йөреп китә. Әлбәттә инде, тернәкләндерү үзәкләрендә дә булалар, тик анда бер диагноз аркасында хәтта массаж ясарга да җөрьәт итмиләр, ата-ана баланы имгәтергә теләми, дәвалауга үзен генә җибәрми, ә түземлек күрсәтеп һәм дәвалау ысулларын өйрәнеп, шул УК үзәкләрнең күнекмәләрен кулланып үзләре дәваларга булалар.

Колесниковларның өй түрендә вело-тренажер, батут, бала үсеше өчен каралган махсус уеннар урын алган. Көндәлек күнегүләр. Кызчык аягында ышанычлы басып тора һәм беренче сүзләрне әйтә башлаган.

– Безнең Риана инде унике детальдән торган пазлалар җыя, кояш рәсеме ясарга өйрәнде, – дип горурланып сөйли әни кеше. – Киләсе елга без өйдә укытуны башларга планлаштырабыз. Әйтергә кирәк, безнең Милана да шулай ук сәләтле бала – дүрт яшендә ул әлифбаны укып чыкты.

– Безнең Сабрина бөтен автомобиль маркаларын белә, компьютерны үзләштерә, барлык мәктәп чараларында катнаша, – дип уртаклашты әти кеше.

Мәктәптән кайтып кергән Сабрина, өлкән апасы кебек, медицина юлын сайларга хыяллануы турында сөйләде. Колесниковлар өендә якты гына түгел, аларда кояшлы, шау-шулы һәм күңелле дә. Зур залда пианино тора. София белән Милана берсе – фортепьянода, икенчесе флейтада уйныйлар, җырлыйлар, шигырь укыйлар, бииләр.

Наталья барысын да табын артына – боткалы традицион чуаш бәлешенә чакыргач, өй эче беразга тынып калды. Һәм биш минуттан соң, кулларында кашык уйнаткан балалар тиздән Яңа ел җитәчәген, шәһәрдән өлкән туганнарының кайтуын, бүләкләр алып кайтуларын искә төшерделәр.

Колесниковларның өлкән уллары – Николай җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итә, кызлары – Настя Казанда медфарм заводында эшли, Лена шәфкать туташына укый.

Колесниковларның оныклары Феодосия үсеп килә. Гаилә, бер-берсе турында кайгыртып, һәркайсының зур һәм кечкенә уңышларына сөенеп яшәүдән көн саен бәхетлерәк булла бара. Кызлар әниләренә йорт эшләрендә булышалар, малайлар – әтиләренә, Колесниковларның хуҗалыкларында мал-туар да бар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.

Без гаиләгә опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ольга Пименова белән бергә килдек. Аны кызлар, күптәнге танышлары кебек, шунда ук чолгап алдылар, нәрсәләргә өйрәнгәннәрен сөйләргә, күрсәтергә керештеләр, Милана шигырь укыды, София пианинода уйнады, Риана конструктор алып килде.

– Минем тәҗрибәмдә төрле гаиләләр, балалар тәрбияләүдә төрле алымнар, төрле холыклар очрый, – дип билгеләп үтте Ольга Пименова. –Колесниковлар гаиләсе турында үрнәк гаиләләрнең берсе дип авыз тутырып әйтә алам, балалар монда, чыннан да, үз өйләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев