Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиблар Covid-19 йоктыруның иң куркыныч чорын атады

Коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле алым булып элеккечә үзизоляция һәм гражданнарга авыруның билгеләре турында хәбәр итү булып тора.

Коронавирус йоктырган кеше авыруның беренче биш көнендә тирә-яктагылар өчен аеруча куркыныч булып санала. Нәкъ шушы чорда вирусның иң актив вакыты була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу үзенчәлек SARS-CoV-2 вирусына, калган ике йогышлы SARC-CoV һәм MERS-CoV вирусларына караганда, тизрәк таралырга ярдәм итә. Бу ике авыруның иң актив чоры шактый соңрак була — якынча бер атна һәм ун көнгә туры килә.

Коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле алым булып элеккечә үзизоляция һәм гражданнарга авыруның билгеләре турында хәбәр итү булып тора. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев