Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб В гепатиты симптомнарын атады

Алкогольнең вируслар белән кушылуы һәм симерү бавыр зарарлану стадиясен тизләтә

 Табиб-гепатолог, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының инновацион терапиясе фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Чавдар Павлов «Говорит Москва» радиосына кешенең В гепатиты белән авыру симптомнары турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, беренче стадиядә үзенчәлекле симптомнар булмый, алар авыру азгач кына күренә — бу эч үсү яки аяклар шешенү.

Әмма В гепатиты вирусын кан анализы буенча гына белергә мөмкин.

Шулай ук табиб В гепатитына китерергә мөмкин булган риск факторлары турында да кисәткән. Алар арасында симерү һәм алкогольне артык куллану бар. «Артык авырлык, икенче типтагы шикәр диабеты, шулай ук алкоголь бавыр авыруларын катлауландыра торган төп факторлар», — дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта алкогольнең вируслар белән кушылуы һәм симерү бавыр зарарлану стадиясен тизләтә, авыруны катлауландыра.

В гепатиты вирусы йоктырган кешеләрнең шактый өлеше үзенең авыруы турында хроник формага күчкәч кенә, кайчак инфекцияләнгәннән соң берничә дистә еллар узгач кнакына белә ала. Авыру турында белмичә, алар аны башка кешеләргә йоктыра ала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев