Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб: Коронавирусның яңа һәм куркынычрак штаммнары барлыкка килергә мөмкин

Сovid-19 инфекциясенең «альфа», «бета», «гамма» һәм «дельта» штаммнары теркәлгән.

Covid-19 инфекциясенең «альфа», «бета», «гамма» һәм «дельта» штаммнарына вирусның тагын да куркынычрак төрләре өстәлергә мөмкин.

«Бөтенроссия сәламәтлекне саклау оешмасы Сovid-19 авыруын китереп чыгаручы вирус үзгәрде һәм үзгәрүен дәвам итә. Борчу тудыра торган дүрт варианты барлыкка килде һәм вирус таралуын дәвам иткәндә тагын барлыкка киләчәк», — диде Женевада оешманың генераль директоры Аданом Гебрейесус.

Аның сүзләренчә, соңгы атнада авыручылар арту дельта штамм таралу белән бәйле, ул 132 дәүләттә теркәлгән инде, дип хәбәр итә «Известия».

Коронавирусның Һиндстан төрен («дельта») мартта Махараштра штатында таптылар, мутациядән соң ул башка илләргә дә таралды. «Вектор» үзәге җитәкчесе Ринат Максютов сүзләренчә, коронавирус йоктыруның яңа очракларының 95 проценты шушы төргә туры килә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X