Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб коронавирусның икенче дулкыны башлану вакыты нәрсәгә бәйле булуын аңлатты

Икенче дулкыннан качып котылу мөмкин түгел диярлек, әмма аның интенсивлыгы, гражданнарның күпмедер өлеше инде Covid-19 коронавирусы белән авырганлыктан, шактый азрак булачак.

Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану вакыты җәйге һава торышына бәйле булачак, дип белдерде Президент эшләре идарәсе Үзәк клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Екатерина Трифонова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Трифонова сүзләренчә, икенче дулкыннан качып котылу мөмкин түгел диярлек, әмма аның интенсивлыгы, гражданнарның күпмедер өлеше инде Covid-19 коронавирусы белән авырганлыктан, шактый азрак булачак.

«Коронавирусның икенче дулкыны көзен яки аннан алдарак башлануы күбесенчә һава шартларына, җәйнең ничек киләчәгенә (салкынмы әллә эссеме), гадәти тормыш рәвешенә ни дәрәҗәдә тиз әйләнеп кайтачагыбызга, шулай ук чикләү чараларының кайчан гамәлдән чыгарылачагына бәйле булачак», — дип искәртте Трифонова.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев