Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб коронавирусны ачыклау өчен ышанычлы тестларны атады

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяләгән.

«Медси» клиникалар челтәре медицина директорының лаборатор диагностика буенча урынбасары Ольга Калачева коронавирусны ачыклау өчен тестның ОТ-ПЦР методын «алтын стандарт» дип атады. 

Коронавирусны ачыклауның молекуляр методларына ПЦР һәм LAMP-тест керә. Төп метод булып ОТ-ПЦР санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяли. Бу хакта РИА Новости яза.

ОТ-ПЦР технологиясе зур лабораторияләр өчен кулай, ул тәҗрибәле персонал булуны таләп итә, дип белдерә табиб. ОТ-ПЦР тикшеренүне 45 минутта башкарырга мөмкинлек бирә торган картридж форматындагы тест-системалар да бар. Тик алар кыйммәт тора һәм аларның җитештерүчәнлеге аз.

Тест-системаның төгәллеге 99 процент белән бәяләнә. Ялган нәтиҗә күп очракта тикшеренү технологиясен төгәл үтәмәү һәм анализны дөрес итеп алмауга бәйле, дип нәтиҗә ясады Калачева.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев