Аксубаево
  • Рус Тат
  • Табиб, елан тешләсә, нәрсә эшләргә ярамаганлыгын әйтте

    Алия Насыйбуллина хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте.

    Елан тешләгән урынга жгут куярга ярамый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтте.

    «Жгут хәлне тагы да авырайтып җибәрергә, кан тамырларын кысарга мөмкин, ул очракта операция дә котылгысыз булачак», - диде табиб.

    «Кайбер кешеләр елан чаккан урынга салкын куеп торырга ярата, җылытырга да, суытырга да кирәкми - бу кан басымын начарайта», - дип кисәтте Алия Насыйбуллина.

    Хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте. Супрастин кебегрәк аллергиягә каршы антигистамин дару эчеп кую, 1-1,5 литр чиста су, гормональ препаратлардан бер төймә дару эчеп кую җитә. Табиб әйтүенчә, агуга каршы башлангыч көрәштә шулар җитә.

    Ә инде хастаханәдә токсикологлар кешене зәһәр елан тешләгәненә инангач кына, елан агуына каршы махсус дәвалау сыекчасы кертәләр.

    Белгечләр елан тешләгәндә, кан басымы төшү, тән тиресе җилсенү, косу, эч китү, сулыш алу кыенлашу кебек билгеләр күзәтелгәнен әйтте. Еланнан саклану өчен, табигатькә чыкканда калынрак кием һәм калын табанлы аяк киеме кию киңәш ителә. Шулай ук, еланнарның чишмә кырыйларында, салкынрак урыннарда суынырга дип яшеренә алуларын истә тоту кирәк.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: