Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб: Декабрь урталарына корнавирус белән авыручылар саны кимиячәк

Инфекционистлар вирусның бүген үзгәрә, йогышлырак була баруын искәртә.

Коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарында кимергә мөмкин. Бу хакта «Известия»дә узган матбугат конференциясендә табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип яза «Российская газета». 

Табиб респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус белән авыручылар саны, гадәттәгечә, көз көне артуын искәртте. Бу вакытка алар бөтен илләрдә күбәйде. Әмма вакцина алучылар күп булган җирдә коронавирусның чираттагы дулкыны бетә инде, ә вакцинация аз барган җирдә ул сузыла, диде Тимаков.

Табиб билгеләп үткәнчә, вирус бүген үзгәрә. Балалар арасында авыручылар саны артты. Өстәвенә, ул башка авырулар төсен ала башлаган. Аның фонында эчәк авырулары күбәйгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев