Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табиб Covid-19 вакцинасына аллергия реакциясе булу ихтималы турында аңлатты

Табиб «КовиВак» вакцинасын беренчел иммунодефицит булган кешеләргә ясатырга ярамавын әйтте.

Яңа коронавируска каршы вакцинага аллергия реакциясе ихтималы бик аз.

«Бер вакцинада да антибиотиклар юк, аларның берсендә дә йомырка аксымы юк», — диде журналистлар өчен лекциядә Казанның 7нче клиник хастаханәсенең Аллергология һәм иммунология шәһәр үзәге җитәкчесе Гүзәл Закирова.

Тавык аксымына аллергия булган кешеләр прививка ясарга ярамый дип уйлап ялгыша, диде табиб. Бу очракта инъекция өчен «Спутник V» яки «КовиВак» сайларга, «ЭпиВакКорона» вакцинасында пептидлар бар.

Табиб «КовиВак» вакцинасын беренчел иммунодефицит булган кешеләргә ясатырга ярамавын әйтте. Ул сирәк очрый торган балалар авыруы.

Гүзәл Закирова сөйләгәнчә, вакцинаның беренче дозасыннан соң югары температура һәм башка вакциналь симптомнар күзәтелгән очракта, Казан аллергология һәм иммунология үзәгендә икенче дозага аллергия анализы ясарга мөмкин. Вакцинаның беренче компоненты белән тест үткәрү мөмкин түгел.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев