Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сыерның сөте – телендә

Б укөннәрдә «Аксу Агро» ҖЧҖдә 29 мең тоннадан артык сөт савып алалар, бу процентларга салып исәпләгәндә узган ел дәрәҗәсенә карата 113 процент тәшкил итә.

Уңышларда Руфия Нургатинаның да өлеше зур. Ул малларны катнаш азык белән тәэмин итүче белгеч. Оператор, рационга нигезләнеп, мөһим кушылмалар өстәп, төрле төркем малларга азык әзерли. Эшен бөтен нечкәлекләрен белеп башкара. Руфия Җәүдәт кызы терлекчелектә утыз ел хезмәт куя.

Озак еллар колхозда тир түгә, ә Сөтчелек комплексы кулланышка тапшырылгач, азык әзерләү буенча оператор булып эшкә килгән. Эш – үтә җаваплы, чөнки сөт һәм артым күрсәткечләре сөтлебикәләрне нинди азыклар белән тукландыруга турыдан-туры бәйле.

– Коллектив дус, бердәм, – ди Руфия Җәүдәт кызы. – Бер-беребезгә ярдәм итеп, күтәренке күңел белән эшлибез. Күбебез комплекс эшли башлаганның беренче көннәреннән үк биредә, бер-беребезне яхшы беләбез.

Хуҗалык фермаларындагы терлекләр, тере организм кебек, һава торышының үзгәрүенә, тоту шартларына кискен тәэсир итә, бу исә продуктлылыкка йогынты ясарга мөмкин. Ә мондый хәлләрдә операторга, сөтлебикәләр савымны киметмәсен, яшь терлекләрнең дә авырлыгы төшмәсен өчен, рационны белеп сайлау ярдәмгә килә.

– Руфия Нургатина – зур эш күләме башкара – хуҗалыкның барлык малларын азыклар белән тәэмин итә, – дип сөйли Сөтчелек комплексы җитәкчесе Мин
сәгыйт Җәлалетдинов. – Тәҗрибәле белгеяч үзенең һөнәри вазыйфаларын намуслы үти. Терлекчелектәге югары күрсәткечләр – аның хезмәт нәтиҗәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев