Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сулыкларда фаҗигаларга юл куймаска

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы булып узды.

Утырышта республика буенча су коену сезоны вакытында суда 10 кешенең гомере өзелде, дип хәбәр иттеләр. Шул исәптән – өч бала. Фаҗигага китергән төп сәбәп – җиһазландырылмаган урыннарда су коену һәм өлкәннәр тарафыннан контроль булмау. Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендәге гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында сулыкларда куркынычсызлык буенча нинди вәзгыять булуы турында фикер алыштылар.

– Район сулыкларыннан тиешле хезмәтләр тарафыннан алынган су анализлары анда авыру китереп чыгара торган микробларның артуы турында сөйли, – дип белдерде ул. – Су сыйфатының гигиена таләпләренә туры килмәве сәбәпле, аларда коену киңәш ителми. Шулай да сулыклар янында кешеләрнең күпләп җыелуы күзәтелә. Мондый урыннарда коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырырга кирәк. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә мондый табличкалар урнаштырылган инде. Әмма, җәйге эссе көннәрдә алар, һичшиксез, суга чумарга теләүчеләр өчен киртә булып тормый. Ул гына да түгел, кайбер аңсыз гражданнар тарафыннан аншлагларны салдыру очраклары да бар. Утырышта ассызыклап үтелгәнчә, суда фаҗигалы хәлләрне профилактикалау максатларында, халык белән аңлату эшләре алып бару, муниципаль берәмлекләр һәм административ комиссия җитәкчеләре тарафыннан вәзгыятьне контрольдә тоту зарур.

Балаларга аерым игътибар бирелергә тиеш. Җәйге каникуллар вакытында аларның буш вакытлары күп, алар аны инеш буйларында үткәрергә мөмкин, бигрәк тә ата-аналар тарафыннан күзәтү булмаса. Мәктәп яны лагерьларында педагогларга балаларга, янәшәдә әти-әниләр, өлкәннәр булмаганда елгада су коенуның нинди куркыныч тудыруы турында аңлатырга кирәк.

Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә яшүсмерләр белән сулыкларда куркынычсызлык буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе күтәрелгән мәсьәләләр буенча берничә карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X