Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сулы булачаклар

    Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү республика программасы буенча Аксубай районында яңа суүткәргеч сузалар.

    Бу максатлар өчен  дүрт миллион сумнан артык акча тотылачак.

    Суүткәргечне  яңа төзелгән һәм челтәрләр таушалган, су басымы җитмәгән урамнарда  яшәүче бистә кешеләре мөрәҗәгате буенча төзиләр һәм үзгәртеп коралар.

    Сөлчә һәм Садовая урамнарында яңа суүткәргеч сузу эшләре август башыннан алып барылды. Беррәттән Шоссе һәм  Профсоюзлар урамнарын да суүткәргеч торбалар белән тоташтырдылар, Толстой, Төзүчеләр, Рәис Беляев урамнарында яңа төзелә торган йортларга су торбалары суздылар.

    – Быел  Аксубайның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә ике су туплау башнясын тоташтырдылар, Золин, Төньяк, Толстой урамнары буенча суүткәргеч киселешен арттырдылар, бу әлеге микрорайонда яшәүчеләргә һәрвакыт сулы булу мөмкинлеге бирә, – дип аңлатты район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәмидуллин.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: