Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сугышчы-якташлар истәлегенә мемориал төзелде

Яңа Чуаш Адәмсуында авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлары инициативасы белән Дан мемориалы төзелде.

Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәл озак еллар җирле истәлекле урын булып тора. Ул моннан ун ел элек төзелгән. Авыл халкы һәм төрле шәһәрләрдә яшәп, кече ватаннары белән тыгыз элемтәдә торучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчылар һәм барлык буын чик сакчылары гаскәрләренә 100 ел тулу уңаеннан яңа комплекс төзергә булганнар.

– Яңа Чуаш Адәмсуында яшәүчеләр бердәм, инициатив, шулай ук читтә яшәүче якташларыбыз да үзләренең кенедек каны тамган кече ватаннарында башкарылган эшләр белән кызыксынып торалар, – ди Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова. – Бу изге эш турында да уйлаштык, акча җыйдык һәм авыл җирлеге белән берлектә комплексны сафка бастырдык.

Урынны да бик уңышлы сайлаганнар, авыл үзәгендә, ерактан ук күренеп тора. Обелискка Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм җиңү яулап кайткан якташларның, кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның исемнәре язылачак. Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары Россия чикләре символын – чик буе баганасын куйганнар, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә багышланган плитә урнаштыганнар. Мемориал төзелеше буенча эшләрне оештыру белән җирле совет депутаты Анатолий Финогентов шөгыльләнгән. Биредә бәйрәмнәрне, Бөек даталарны тантаналы төстә билгеләп үтәргә мөмкин. Территория койма белән әйләндереп алынган, планда – агачлар, чәчәкләр утырту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев