Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сугышчы-ракетачылар, сез кайда?

Армия хезмәте Ватанны саклаучылар өчен эзсез генә уза алмый.

 Күп еллар узса да, солдат хезмәтен  үтәп кайтучылар хәрби хезмәттә үткән көннәрен һәрчак хәтердә саклыйлар. Дистә еллар узгач та, аерым гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-атлар бер-берләрен табып берләшәләр. Безнең районда Диңгез җыелышы, Совет гаскәрләренең Көнбатыш төркеме һәм Варшава килешүе ветераннары, кайнар нокталар ветераннары, десантчылар, чик сакчылары берлеге барлыкка килде.

Алар  иҗтимагый әһәмиятле эш башкаралар - яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә үз өлешләрен кертәләр: мәктәп укучылары, ДОСААФ курсантлары белән очрашулар үткәрәләр, армия турында сөйлиләр, шул рәвешле аларны хәрби хезмәткә әзерлиләр. 

Безнең районнан йөзләгән ир-ат стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сугыштан соңгы елларда дөньяда хәрби-сәяси тигезлек өчен булдырылган ракета гаскәрләре Совет армиясенең элитасы булган. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен техник яктан белемле, ышанычлы хәрби хезмәткә чакырылучыларны сайлап алганнар һәм алар хәрби вахтаны лаеклы алып барганнар.

Бүген дә элеккеге сугышчылар үзләренең иптәшләре – диңгезчеләр, ЗГСВДА хезмәт иткән әфганчылар, десантчылар һәм чик сакчылары кебек берләшергә тели. Төрле елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән Виталий Маркин, Евгений Филимонов һәм Александр Петров редакциягә килеп әнә шул хакта сөйләделәр.

- Без районда элеккеге ракетачыларның дистәләгән булуын беләбез, – диделәр алар. – Без әлегә аерым, тик  безгә берләшергә кирәк.  Редакция кунаклары үзләренең телефон номерларын калдырдылар: 89178873784 – Виталий; 89274221829 – Евгений; 89274869252 – Александр. – Без илнең атом-төш щиты булган гаскәрләрдә хезмәт иттек, – дип ассызыклады алар. – Бүген бер – беребезне белмичә яшәү дөрес түгел. Шалтыратулар  көтәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев