Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сугышчы исеменә лаек булырга

Аксубай районыннан 12 егет Россиянең Кораллы Көчләре сафларын тулыландырды.

Чираттагы озату да, һәрвакыттагыча, тантаналы шартларда узды. Районның төп мәйданында, Мәңгелек ут янында Солдат маршы яңгырады. Егетләрне озатырга, туганнары һәм якыннары белән бергә, район, оешмалар һәм иҗтимагый формированиеләр җитәкчеләре дә килгән иде.

Бу көнне ТР Хәрби Комиссариатының җыелу пунктына Түбән Баландадан Вадим Атаманов, Аксубайдан Михаил Вашурин, Иван Малюков, Данила Жарков, Семен Иванов, Яңа Ильдеряктән Алексей Галкин, Иске Мокшинодан Денис Елистратов, Васильевкадан Владислав Матюшкин, Яңа Думадан Нәфис Мингатин, Урмандееводан Алексей Петров, Федоровкадан Александр Харитонов, Чуаш Енорускиносыннан Сергей Чураев китте. Егетләрнең барысы да сәламәт, көчле, хезмәт итәргә әзер.

– Булачак солдатларга чын күңелдән исән-имин хезмәт итеп кайтуларын телим, – диде үзенең хәер-фатихалы чыгышында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сугышчы исеменә лаек булыгыз! Ата-аналарга шушындый егетләр тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Хәерле юллар сезгә!

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин хәрби хезмәткә алынучыларның Казанда җыелу пунктында булу, аларны хәрби частьләргә җибәрү шартларын аңлатты. Егетләргә аталарча мөрәҗәгать итеп, иминлек шартларын үтәргә чакырды, якыннары белән элемтәне өзмәскә, борчылмасыннар өчен аларга даими шалтыратып торырга кушты.

Юлга кузгалыр алдыннан хәер-фатихалар, изге теләкләр әйтелде, әмма, автобуска кереп утырыр алдыннан тагын бер традицион тантана булды: район вәкилләре армиягә алынучыларның һәркайсына бүләк – кул сәгатьләре тапшырдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев